

“Бер күрешү — үзе бер гомер” дип исемләнгән урам бәйрәменә республикабыз һәм районыбызның төрле почмакларыннан кайткан якташларыбыз, авылдашларыбыз, туганнарыбыз, урамдашларыбызның һәркайсы өчен бик кадерле иде бу чара.
Авыл халкы дини йолаларны, ата- бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, шәригать кануннары буенча яшәргә тырыша. Бәйрәмебез күркәм узсын, илебездә тынычлык урнашсын, шушы урамда туып-үсеп, гомер итеп гүр иясе булган авылдашларыбызның рухлары шат булсын дип Рәмил хәзрәт Корьән аятьләре укыды.
Динес авыл биләмәсе башлыгы Расыйм Сәйфулла улы Гаффаров авыл халкын, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, Үзәк урамда гомер итүче ветеран- укытучы Нәфисә Кәлимулла кызы Бохариевага, мәдәният хезмәткәрләренә авыл тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге күркәм чара туган җиргә, аның кадерен белгән авылдашларга, дөнья гизеп кире туган якларына әйләнеп кайтканнарга багышланды. Бәйрәмне мәдәният йорты карамагында эшләп килгән “Ак яулыклар” ветераннар һәм “Гүзәл кызлар” ансамбльләре ачып җибәрде.
Урамның тарихы белән шушында туып- үскән Нәфисә Кәлимулла кызы Бохариева таныштырды.
Аллаһыга шөкер, бүген урамыбыз да, авылыбыз да, М.В. Фрунзе исемендәге кооперативыбыз да гөрләп яши. Элек тә, бүген дә җирдә хезмәт куючыларның эше иң авыры һәм мактаулысы саналган. Нәкъ менә шуңа күрә бәйрәмдә әлеге урамнан чыккан тырыш һөнәр ияләре — водительләр, механизаторлар, мал караучылар, савучылар, төзүчеләр, умартачылар, ветеринарлар, ферма һәм келәт мөдирләре, сатучылар, укытучылар, инженерлар, табиблар, шәфкать туташлары, офицерлар һәм эшкуарларның исемнәре зур хөрмәт белән атап үтелде.
Китапханәче Гүзәлия Марат кызы Әбдүшева Үзәк урамда гомер итүче шагыйрәләр Фатыйма Кәлимулла кызы Галиева - Әбдүшева, Ләйлә Габдерәүф кызы Гайнуллина - Насретдинова һәм башкалар белән таныштырды.
Хаклы ялда булуларына карамастан, бүген дә хезмәт мәйданында булган ветераннарны котлап, оныклары үзләренең дәртле биюләрен бүләк итте. Бәйрәмдә әлеге урамда гомер итүче “сугыш балалары” да онытылмады, аларның һәркайсы хөрмәт белән искә алынды. Сәлимә Сөләймән кызы Гаффарова — алар арасында иң өлкәне. Кадерле өлкәннәребезгә алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм балаларының игелеген күреп яшәүләрен теләп, җылы котлаулар һәм моңлы җырлар багышланды.
2026 ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы“ дип игълан ителде. Дәү әти-әниләренә шатлык өстенә шатлык өстәп туган сабыйлар исемлеге дә атап кителде. Нәниләргә бәхетле балачак һәм тәүфыйклы булып үсүләрен теләп, Эльмира Гаффарова үзенең җырлы бүләген юллады. Бәйрәм чарасы менә шулай һәркемне сокландырып, җыр-моң белән үрелеп барды.
Русия Президенты тарафынанн 2026 ел ”Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан ителде. МХОдагы яугирләребезгә ярдәм йөзеннән авылда ике волонтерлык төркеме эшләп килә. Җәйге каникуллар чорында аларга балалар да ярдәмләшә. Алар маскировка челтәрләре үрүдә, “коры душ” ясауда катнаша.
МХО да катнашучы яугирләргә исән- сау әйләнеп кайтуларын теләп, әлеге урамның яшь буын вәкилләре җыр башкарды.
Бәйрәмгә һәр йорт үзенең иҗади чыгышы белән килде. Разия Әскать кызы Йосыпова әти-әнисенә багышлап язган шигырен укып җыр башкарса, матур, моңлы җырларын Мәдинә Вилдан кызы Кантимерова һәм апалы - сеңелле Кәүсәрия Галимулла кызы Фархшатова һәм Миләүшә Галимулла кызы Уразбаева да бүләк итте. Дамир Әскать улы Насретдинов гитарада уйнап җырлады, Илсөяр Мидхәт кызы Кантимерова, Гайшә Мансур кызы Насыйрова, Динара Әскать кызы Гаффарова чыгышларын кызыклы хатирәләр белән яңартты. Зөһрә Габдерәфыйк кызы Насретдинова белән Гайсар абый Кашапов башкаруындагы җыр берәүне дә битараф калдырмады. Бәйрәмгә кайтучы нәни кызлар Сабина һәм Әминә саф татар телендә шигырьләр укып ишеттерде. Оныклары сәхнәләштергән өч тату күрше тормышы хәлләреннән өзек тә берәүне дә битараф итмәде. Бергәләп башкарылган “Кайтыгыз туган якларга” җыры урамдашларны тагын да якынайтты сыман.
Чара күңелле милли уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте, мул табын артында сөйләшеп сүзләре бетмәде. Кунакчыл халык барысын да уйлап эшләгән: учак ягып казан аскан, самавырын кайнаткан. Халык бертуган Булат Малик улы һәм Хәлил Малик улы Бохариевларның тәмле плавыннан авыз итте.
Менә шулай очрашып, күрешеп, хәлләр белеште Динес авылы халкы. Туган авылларын, нигезләрен онытмыйча, бәхетле, мул тормышта, тыныч дөньяларда яшәргә дигән теләктә таралышты алар.
Кайткан кунакларга, чыгыш ясаган урамдашларга, гомумән, бәйрәмне үткәрүдә күп көч салган барлык авылдашларга рәхмәтлебез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, очрашу-күрешүләр насыйп булсын.
Гөлрәйхан БАКИЕВА
әзерләде.
Фото тәкъдим ителде.