

Көзге ярминкәдә мин Фёдоровка авылыннан аралашучан һәм позитив Зинфур Кашаевны күреп алдым. Ул сөт продукциясен сатып кына калмыйча, сатып алучыларга сыер сөтенең файдасы турында да сөйләде, кәҗә сөтеннән ясалган кымызны татып карарга тәкъдим итте. Шулкадәр бирелеп сөйләде ки, яныннан үтеп китү мөмкин түгел иде.
Зинфур Габделнафыйк улы минем белән бик теләп сөйләште: ул озак еллар Төньякка вахтага йөргән һәм гаиләсеннән читтә яшәүдән бик арыган. Шуннан соң терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кылган. Айршир токымлы беренче нәселле сыерын Күгәрчен районындагы танышларыннан сатып алган. Бу сайлау очраклы түгел: әлеге токым сыерларының сөтендә аксым (белок) күләме югары, димәк, эремчек, май, каймак һәм башка продуктлар аеруча куе һәм тәмле була. Дүрт тананы ул соңрак Кушнаренко районыннан сатып алган.
Әңгәмәдәшем шулай ук эш көненең иртәнге сәгать дүрттә башланып, соң гына тәмамлануы турында да сөйләде. Сыерларны ашатырга, саварга, асларын тазартырга кирәк. Зинфур Габделнафыйк улы өчен бу эш бары тик куаныч кына китерә. Мал-туарны ничек тәрбияләргә кирәклеген ул балачактан белә, чөнки әти-әнисе дә үз вакытында шәхси хуҗалыкларында терлек тоткан.
Хуҗалыкны бер кеше генә алып бара алмый. Зинфурның янәшәсендә — аның карарын чын йөрәктән хуплаган гаиләсе. Хатыны Эльвира Рафыйк кызы, әнисе Саҗидә Вәли кызы һәм каенанасы Лира Йосып кызы Солтанбәкова — аның тугры ярдәмчеләре. Алар бергәләп традицион сөт продуктлары: корт, эремчек, май һәм каймак ясыйлар.
Алай гына да түгел, Кашаевларның ишегалдында тавыклар һәм чех токымлы кәҗә дә бар. Хуҗа аны үзе кымыз яратканга күрә алган. Барысына да ничек өлгерәсез, дигән соравыма ир-ат болай дип җавап бирде: иң мөһиме — теләк булу.
— Авылдашларымның сыйфатлы сөт продуктлары сатып алу мөмкинлеге булуын телим, — дип тәмамлады сүзен Зинфур Габделнафыйк улы.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.