-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 июнь 2022, 08:15

БР Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча агымдагы елның маенда Краснокама үзәк район дәваханәсенә «Диаком» диагностик рентген комплексы бирелгән.

Җиһаз Николо-Берёзовка авылының 1нче поликлиника бүлегендә, 2022 елда капиталь ремонт ясалган икенче катта урнаштырылган.

– «Диаком» кеше организмының төрле системаларын тикшерергә ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, хәзерге заман җиһазларында диагностика вакытында пациент алган нурланышның дозасы шактый кимрәк. Комплекс дәваханәбездә 11 майдан эшли башлады, – дип сөйләде Краснокама үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәһит Бәдертдинов.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: