+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2022, 08:36

БР Кыйгы районы Йосып авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Кыйгы районы Йосып авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Бу вакыйганы түземсезлек белән 330дан артык кеше көтте, шуларның  55е -  балалар. Хәзер авыл халкына район үзәгенә барырга кирәкми, беренчел медицина ярдәмен якында гына алырга була.

Җыелучыларны яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котларга район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин, Мәсәгүт үзәк район дәваханәсе баш табибы Валерий Трофимов, Башкорт дәүләт медицина университеты балалар хирургиясе кафедрасы мөдире Илдар Галимов килде.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://kigi.bashkortostan.ru/

БР Кыйгы районы Йосып авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады
БР Кыйгы районы Йосып авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: