+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 июль 2022, 09:06

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш дәваханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтарылды

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту” программасын тормышка ашыру кысаларында Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенә  “МАММОСКАН” яңа рентгенография цифрлы маммографы кайтарылды.

Яңа җиһазның бәясе – 12 000 000 сумнан артык.

- Хәзер пациентларыбызның яңа һәм заманча җиһазда кирәкле тикшеренү үтү мөмкинчелеге бар, бу бик куанычлы. Яңа аппарат югары сыйфатлы фотосурәтләр ясарга ярдәм итәчәк. Хәзер безнең дәваханәдә  төрле авыруларга скрининг һәм диагностика үткәрергә, шул исәптән сөт бизенең онкологик патологиясен үсешнең иртә стадияләрендә ачыкларга була, - ди Стәрлебаш дәваханәсенең баш табибы Фидаил Хәбибуллин.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: