-4 °С
Кар
Күптән түгел «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны яңарту» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Уфа районының Мөдәрис авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Анда 220дән артык кешегә беренче медик-санитар ярдәм күрсәтеләчәк.
Фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә туры килә: биредә яңа медицина җиһазлары, инженерлык коммуникацияләре, мебель куелган.
Аның гомуми мәйданы 65 квадрат метр тәшкил итә.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/