+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 август 2022, 10:00

Башкортстанның Авыргазы районы Балыклыкүл һәм Мәнеү авылларында ике яңа ФАП ачылды

Башкортстанның Авыргазы районы Балыклыкүл һәм Мәнеү авылларында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән ике яңа ФАП ачылды.

Дәвалау учреждениеләрен ачу халык өчен зур һәм озак көтелгән вакыйга булды. Яңа ФАПлар авыл биләмәләре өчен икенче сулыш алуга тиң. Хәзер Залия Идрисова һәм Нина Афанасьева өчен уңайлы шартларда медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге туды.

Учреждениеләр иркен һәм якты, биредә барлык кирәкле медицина җиһазлары бар. Яңа шартларда фельдшерлар тиешле медицина ярдәмен күпкә тизрәк һәм сыйфатлырак күрсәтә ала.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://aurgazy.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: