«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә 4-9 яшьлек 64 кыз катнашты.
Ярышларда авыл спортчылар гына түгел, Уфа һәм Бирск шәһәрләре гимнастлары да булды.
Беренчелек тәмамланганнан соң барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм грамоталар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Нәфис гимнастика – иң матур хатын-кыз спорт төрләренең берсе. Кызларны беренче дәресләрдән үк көй һәм ритмны тоярга, матур хәрәкәт итәргә өйрәтәләр. Аларның пластикасы һәм чыгышлардагы төгәл хәрәкәтләре тамашачыларны гаҗәпләндерә!», – дип сөйли Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Хәмәтдинов.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://kushnarenkovo.bashkortostan.ru/