-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 июнь 2022, 09:08

Башкортстан Республикасы Учалы районында Бөтенрусия ачык җәйге Спартакиадасының төбәк этабы узды

«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт-тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында Учалы районы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2021-2022 уку елында өстәл теннисы буенча физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенрусия ачык җәйге Спартакиадасының төбәк этабы үтте.

Ярышларда республиканың Зилаер, Хәйбулла, Кырмыскалы,  Мишкә, Учалы районнарыннан, Учалы, Сибай, Нефтекамск шәһәрләреннән 8 команда катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш бик мавыктыргыч һәм киеренке барды. Һәрбер команда лаеклы чыгыш ясады. Ярышларда катнашучылар осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтте,  бер-берсе белән аралашты һәм вакытны күңелле үткәрде.

Нефтекамск шәһәре - беренче, Учалы районы – икенче, Мишкә районы өченче урынга лаек булды.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/277383

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: