23-26 июньдә Нефтекамск шәһәрендә «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын үтәү буенча җәйге фестиваль узды.
Чарада республика шәһәрләре һәм районнарыннан 27 команда катнашты. Фестивальдә Гафури районы командасын Красноусольский авылының 1 нче мәктәбе тренер - физкультура укытучысы Хәкимова Лиана Данис кызы җитәкләде. Өч көн дәвамында спортчылар 60 м, 1,5 км, 2 км йөгерүдә, туп ыргытуда, йөзү, электрон коралдан ату, озынлыкка сикерүдә һ.б. ярышты.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча команда мактаулы өченче урынга лаек булды.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://gafury.bashkortostan.ru/