+34 °С
Ясно
Спорт
22 Июля 2022, 04:38

Гафурилылар шахмат буенча “Башкортстан сода компаниясе”нең Бөтенрусия Кубогында катнашты

Быел “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында “Башкортстан сода компаниясе” акционерлар җәмгыяте шахмат буенча Бөтенрусия турниры үткәрде. Анда илнең 130-дан артык уенчысы катнашты.

Гафурилылар шахмат буенча “Башкортстан сода компаниясе”нең Бөтенрусия Кубогында катнаштыГафурилылар шахмат буенча “Башкортстан сода компаниясе”нең Бөтенрусия Кубогында катнашты
Гафурилылар шахмат буенча “Башкортстан сода компаниясе”нең Бөтенрусия Кубогында катнашты

Быел “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында “Башкортстан сода компаниясе” акционерлар җәмгыяте шахмат буенча Бөтенрусия турниры үткәрде. Анда илнең 130-дан артык уенчысы катнашты.

"Бу турнир - үзеңне, осталыгыңны күрсәтү генә түгел, ә тәҗрибә туплау, танылган шахматчылар һәм гроссмейстерлар белән партияләр уйнау өчен бик яхшы мөмкинлек", - дип билгеләде “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтә директоры Сергей Лобастов.

Турнир призерлары арасында гафурилылар да бар: чарада 2012-2011 елгы яшүсмерләр төркемендә Даниил Никифоров икенче урын (икенче күрсәткеч буенча), ә Алтынай Вәлишина 2013 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында өченче урын яулады.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://gafury.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас