-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль 2022, 09:45

БР Аскын авылында спорт лагере эшли башлады

«Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Аскын авылы балалар яшүсмерләр-спорт мәктәбендә спорт лагере оештырылды.

Гадәттәгечә, кызлар һәм малайларның көне спорт уеннарына һәм тренировкага күчә торган зарядкадан башлана. Балалар ике тапкыр туклана, бу яңадан көч тупларга ярдәм итә.

- Әлеге лагерь оештыруның максаты - күбрәк балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Әлбәттә инде, физик культура һәм спорт көнне дөрес итеп оештырырга булыша. Моны спортта гына түгел, укуда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районның күп кенә яшь спортчылары үрнәгендә күрергә мөмкин, - ди Рәмзил Мәснәвиев, балалар яшүсмерләр-спорт мәктәбе директоры.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: