+2 °С
Болытлы
Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында 15-16 яшьлек яшүсмерләр һәм 17-18 яшьлек юниорлар арасында бокс буенча республика шәхси-команда ярышлары узды.
Анда Нуриман районыннан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Вячеслав Байбатыровның тәрбияләнүчеләре катнашты. Боксчылар ярышларда лаеклы чыгыш ясады. Әмир Хәйруллин 60 кг авырлык категориясендә - беренче, Алмаз Якупов 54 кг категориясендә беренче урынны яулады.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://nuriman.bashkortostan.ru/