+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
22 август 2022, 06:24

Дәүләкән районында «Ауылпиадага 16 адым» проектының финалы үтте

Соколовка авылында «Ауылпиадага 16 адым» проекты финалы узды.

Дәүләкән районында «Ауылпиадага 16 адым» проектының финалы үтте
Дәүләкән районында «Ауылпиадага 16 адым» проектының финалы үтте

Соколовка авылында «Ауылпиадага 16 адым» проекты финалы узды. 2021 - 2022 елларга исәпләнгән проект «Демография» гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.

Чараны авыл биләмәләре парады ачты, анда гаилә командалары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, җанатарлар төркеме катнашты. «Үзең белән таныштыру» конкурсында һәр гаилә үзенең командасы һәм девизы белән таныштырды, җыр башкарды. Аннан соң алар ГТО нормаларын тапшырды, йөгерү, дартс, чаңгы узышы, аркан тарту кебек ярышларда көч сынашты, шахмат-шашка викторинасында катнашты.

Чара бию флешмобы һәм кичке дискотека белән тәмамланды.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://davlekanovo.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: