+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2021, 11:15

Башкортстанның авыл хуҗалыгы кооперативы грант алган һәм ит эшкәртүне үстерә

«Бобинский» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы Мәчетле районында 2018 елда ук барлыкка килгән.

«Бобинский» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы Мәчетле районында 2018 елда ук барлыкка килгән. Ул чакта пайчылар үз көчләре белән ит һәм ярымысланган колбасалар җитештергән. Шул ел азагына кооператив урындагы хакимияттән 500 мең сум грант алган. Бу ит һәм колбаса изделиеләре ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек биргән.
2019 елда, алынган грантка җиһазлар сатып алгач, продукция җитештерү күләме 27 тонна тәшкил иткән. Шул ук елда авыл хуҗалыгы кооперативы арытабан үсешүгә курс алып, төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгының гражданнар башлангычларына нигезләнгән керем китерүче проектларны тормышка ашыру өчен грант алуга конкурсында катнашырга булган. Алынган 1,8 млн күләмендәге грантка ярымфабрикатлар җитештерү өчен җиһаз сатып алганнар. Хәзер «Бобинский» кооперативында пилмән, кәтлит, фрикаделькалар да ясыйлар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республикада 360 авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлгән. Аларның 230га якыны керем китерүче проектлар республика конкурсында катнашу аркасында барлыкка килде. Ике ел эчендә бу программа буенча төбәк бюджетыннан ярдәм суммасы 600 млн сум тәшкил итте.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ЭшкуарларгаЯрдәм
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: