+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2021, 10:40

Эшкуарлык буенча милли проект ярдәмендә Башкортстанда аграр предприятие эш мизгеленнән башка да мәшгульлекне саклап кала алды

«Авангард» компаниясе БР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча агентлыкның Төбәк гарантия фондына поручительлек сорап мөрәҗәгать итте.

«Авангард» компаниясе БР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча агентлыкның Төбәк гарантия фондына поручительлек сорап мөрәҗәгать итте. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» милли проекты кысаларында кече бизнес өчен финанс ресурсларга керә алуны киңәйтү ярдәмендә оешма 17 миллионнан артык кредит чараларын җәлеп итә алды.
«Авангард» җәмгыяте катнаш авыл хуҗалыгы – малчылык һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә: сыер малы ите, сөт җитештерә, иген, иген-кузаклы, мал азыгы һәм майлы культуралар үстерә.
«Предприятиебыз эшчәнлеген 2010 елдан бирле алып бара. Хезмәткәрләрнең уртача саны 180 кеше. Алынган финансларны әйләнеш чараларын тулыландыруга тотындык, бу җитештерүне арттырырга, мизгелдән тыш вакытта эшчәнлекне сакларга, продукцияне сатуның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде», - ди оешма җитәкчесе.
Башкортстанның Төбәк гарантия фонды биргән поручительлекнең максималь суммасы 25 млн сум тәшкил итә, поручительлекнең күләме – займ суммасыннан 70 процентка кадәр. Документларның формасы, аларны тапшыру шартлары, шулай ук партнер-банклар www.gf-cmbrb.ru сайтында күрсәтелгән. Белешмәләр 8 (347) 224-99-99 буенча.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ТөбәкГарантияФонды
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://biznestur.bashkortostan.ru/
Читайте нас: