+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2021, 11:55

Башкортстанда керем китерүче проект заманча сөт продукциясе җитештерү кооперативына әйләнгән

Республиканың Чишмә районында авыл халкы инициативасы һәм республика гранты продукциясенең киң ассортименты һәм сату нокталары булган заманча сөт эшкәртү производствосын булдырырга мөмкинлек биргән.

Республиканың Чишмә районында авыл халкы инициативасы һәм республика гранты продукциясенең киң ассортименты һәм сату нокталары булган заманча сөт эшкәртү производствосын булдырырга мөмкинлек биргән.
Азат Нургалиев 1993 елдан бирле фермерлык хуҗалыгы башлыгы. Элек сөтне эшкәртүчеләргә тапшырган булган. Әмма сөтне үзенә эшкәртүнең керемлерәк икәнлеген аңлаган.
-Әгәр дә авыл хуҗалыгы кооперативы булдырсаң, дәүләтнең ярдәм итүен белдем. Пайчылар рәтенә 12 шәхси ярдәмчел һәм бер фермерлык хуҗалыгын җәлеп итә алдым. Бергәләп республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек, анда грантлар бүлүгә конкурс бара иде. Безнең проект керем китерүче проектлар исемлегенә керде, - дип сөйли Азат Денислам улы.
«Нур-Агро» авыл хуҗалыгы кооперативы 2,6 млн сум күләмендә грант алган. Бүленгән акчага кирәкле җиһаз, суыткыч камералы автомобиль сатып алганнар. Бүген «Нур-Агро» 15кә якын төр тәмле, иң мөһиме натураль сөт продукциясен җитештерә.
Билгеләп үтәргә кирәк, бүген республикада 360 авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлгән. Аларның 230ы керем китерүче проектлар республика программасында катнашу аркасында булдырылган. Ике ел эчендә бу программа буенча төбәк бюджетыннан ярдәм суммасы 600 млн сум тәшкил иткән.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектының «Фермерлыкка ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты кысаларында күрсәтелде. Чаралар дәвам итәчәк, тик алар «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының акселерациясе» төбәк проекты составына керәчәк.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ЭшкуарлыккаЯрдәм
#ТөбәкПроектларыБашкортстан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: