+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2021, 10:56

Өч ел эчендә Русиянең барлык авыл хуҗалыгы кооперативларының 13 проценты Башкортстанда булдырылган

Русиянең Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе яңа булдырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча субъектлар рейтингын төзеде. Өч ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан беренче урында.

Русиянең Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе яңа булдырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча субъектлар рейтингын төзеде. Өч ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан беренче урында. Бу вакыт эчендә төбәктә 289 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, 2018 елда – 118, 2019 елда – 119 һәм 2020 елда – 52 кооператив булдырылган. Шулай итеп, өч елда Русиянең барлык авыл хуҗалыгы кооперативларының 13 проценты Башкортстанда ачылган.
Башкортстанда фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча системалы эш үткәрелгән иде. Бу эшнең иң мөһим өлеше – максатларны, бурычларны һәм этапларны билгеләүче норматив-хокуки базаны булдыру. Кооператив хәрәкәтендә катнашучылар арасында вәкаләтләрне таратуның өч дәрәҗәле системасы (республика-муниципаль-кооператив) төзелде. Төбәктә керем китерүче проектларны тормышка ашыру программасы булдырылды. Аны уңышлы тормышка ашыру 2018 һәм 2019 елларда гына 237 авыл хуҗалыгы кооперативы ачарга мөмкинлек бирде. 2021 елда программа бераз үзгәртеләчәк һәм дәвам итәчәк.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектының «Фермерлыкка ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты кысаларында күрсәтелде. Ярдәм чаралары дәвам итәчәк, тик алар «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының акселерациясе» төбәк проекты составына керәчәк. 2021 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләргә 154 млн сум акча юнәлтеләчәк.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ФермерлыккаЯрдәмИтү
#АвылКооперациясенҮстерү
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: