+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 февраль 2021, 12:08

Путин авыл хуҗалыгындагы үсешнең сәбәпләрен әйтте

Бу турыда ул Киңкүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуында сөйләде.

Русия Президенты Владимир Путин илдә авыл хуҗалыгы үсешенең төп сәбәпләрен әйтте. Бу турыда ул Киңкүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуында сөйләде.
Русия лидеры бу тармакның үсеше дәүләт ярдәме аркасында да булуын билгеләде. Ул ташламалар, кредитлар, аграрийларга начар һава торышында ярдәм күрсәтү, экспортны субсидияләү, ашламалар, транспорт, ягулык-майлау материалларын сатып алганда күрсәтелгән ярдәмне дә билгеләп үтте.
Путин шулай ук мондый уңышка бу тармакта эшләүче кешеләрнең тырыш хезмәте, производстволар, бизнес оештыручыларның батырлыгы, аларның таланты һәм эшне оештыра белүләре аркасында ирешеп булуын әйтте.
#ВладимирПутин
#АвылХуҗалыгы
Яңалык һәм фото чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: SPUTNIK / Reuters
Читайте нас: