-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 март 2021, 10:56

Башкортстанда сакчыл технологияләр ярдәмендә сөт җитештерү күләмен арттырачаклар

Башкортстанның тагын бер предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашучылар исемлеген арттырды. Бу юлы Федераль компетенцияләр үзәге белгечләре «Артемида» сөтчелек фермасында җитештерү нәтиҗәлелеген арттырачаклар. Компания җитештерүне проектта катнатнашу вакытында өч елда 30 процентка кадәр арттырырга ниятли.

«Артемида» нәсел хуҗалыгы сөт җитештерә, нәсел малы үрчетә. Бүген фермада 2500дән артык мал, шул исәптән 1260 сыер бар. Ел саен предприятиедә 9 мең тоннадан артык сөт җитештерелә.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында без, тәү чиратта, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген, урта звеноның компетенцияләр дәрәҗәсен арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеге тармагында практик тәҗрибә алу өчен катнашырга булдык, - ди «Артемида» хуҗалыгы директоры Пожидаев Евгений Викторович. – Проектта катнашу безгә зур матди чыгымнарсыз продукциянең үзкыйммәтен киметергә, аны җитештерү күләмен арттырырга һәм якын арада рентабельлекнең, эшчеләрнең хезмәт хакларның яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк».
Федераль компетенцияләр үзәге белгечләре сөйләвенчә, эшнең актив стадиясе башланган да инде. Ярты ел эчендә сыерларны саву процессына карашларны тикшерергә, фермада җиһазларның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк булачак.
#ХезмәтҖитештерүчәнлеге
#МиллиПроектларБашкортстан
#АртемидаХуҗалыгы
Яңалык чыганагы: https://xn--b1aedfedwqbdfbnzkf0oe.xn--p1ai/ru/
Читайте нас: