+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2021, 08:59

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грант күләме арттырылачак

2021-2026 елларга Башкортстан Республикасы азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясен тормышка ашыру кысаларында кече бизнесны трансформацияләү ярдәмендә яңа эшкәртү производстволарын булдыру планлаштырыла.

2021-2026 елларга Башкортстан Республикасы азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясен тормышка ашыру кысаларында кече бизнесны трансформацияләү ярдәмендә яңа эшкәртү производстволарын булдыру планлаштырыла. Бу турыда БР Хөкүмәте утырышында БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов сөйләде.
Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча кече бизнеска алты ярдәм программасы эшләп килә. Бу «Агростартап», «Гаилә фермасы» грантлары, кооперативларның матди-техник базасын үстерүгә грант, «Агропрогресс», «Агротуризм» грантлары һәм кооперативлар чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр. Моннан тыш концепция кысаларында керем китерүче предприятиеләр буенча нәтиҗәлелеген күрсәткән проектка үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
-Ярдәм 14 млн сумга кадәр арттырылачак, элегрәк ул 3 млн сум тәшкил итә иде, - дип аңлата Илшат Фәзрахманов.
Нәтиҗәдә, концепциянең бу юнәлешен тормышка ашыру кече бизнесны эрерәк эшкәртү производстволарына үзгәртүгә китерергә тиеш.
#КечеҺәмУртаБизнес
#БизнескаЯрдәмТөрләре
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: