+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июнь 2021, 09:23

Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорты биш ай эчендә 79 млн доллардан арткан

Республиканың агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорты, 2021 елның 30 маена оператив мәгълүматларга караганда, 79,1 млн АКШ долларыннан арткан.

Республиканың агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорты, 2021 елның 30 маена оператив мәгълүматларга караганда, 79,1 млн АКШ долларыннан арткан.
Элекке кебек үк экспортның төп өлешен төбәктә май тармагы продукциясе тәшкил итә – 61,2%. Икенче позициядә игенле культуралар, аларның өлешенә 26,9% туры килә, өченче урында – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе.
«БРда агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорты» төбәк проектының 2021 елга максатлы индикаторы 157,3 млн АКШ доллары күләмендә планлаштырылган.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2020 елда республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен 177,7 млн сумга экспортлаганнар (максатлы индикатор 115 млн АКШ доллары булган). Агымдагы елда «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы төбәк проекты буенча 157,3 млн доллар күрсәткеченә ирешү күзаллана. 2024 елга бу сан 203 млн долларга җитәргә тиеш.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: