-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 август 2021, 10:06

Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округы төбәкләрендә агросәнәгать комплексы продукциясенең экспортын үстерү буенча фикер алыштылар

Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округында 2020 елда «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проектын тормышка ашыруга йомгаклар ясадылар. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре катнашты.

Узган елда Идел буе федераль округы субъектлары чит илгә якынча 2 млрд долларга аграр продукциясен чыгарган. Сергей Левинның сүзләренә караганда, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә даими методик ярдәм күрсәтеп тора. Субъектларның күпчелеге проектларының күрсәткечләрен анык предприятиеләр дәрәҗәсенә кадәр детальләштерү буенча эшне тәмамлаган. Шул ук вакытта министр урынбасары экспорт буенча төбәк эш төркемнәрен булдыру буенча эшне көчәйтергә кушты.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://mcx.gov.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: