+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2021, 11:31

Путин уңыш җыюның югары күрсәткечләре өчен мактады

Русия лидеры илнең, коронавирус инфекциясе пандемиясе булуына карамастан, иген һәм башка культуралар буенча югары позицияләрне саклавын билгеләде.

Алексей Дружинин  РИА Новости Путин уңыш җыюның югары күрсәткечләре өчен мактады
Путин уңыш җыюның югары күрсәткечләре өчен мактадыФото:Алексей Дружинин / РИА Новости

Русия президенты Владимир Путин Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган видеокотлавында уңыш җыюның югары күрсәткечләрен мактады. Видеоязма Кремльнең сайтында бастырылган.

          Русия лидеры илнең, коронавирус инфекциясе пандемиясе булуына карамастан, иген һәм башка культуралар буенча югары позицияләрне саклавын билгеләде. Шулай ук дәүләт башлыгы малчылыкта, виноград үстерүдә, бакчачылыкта, органик продуктларны җитештерүдә уңай тенденцияләрне билгеләде.

          Владимир Путин илдә аграр секторының үсүен, аның икътисад флагманнарының берсе булуын әйтте.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: