Русия президенты Владимир Путин авылда уңайлы, заманча һәм имин тормышны тәэмин итү өчен дәүләт мөмкин булганнарның барсын да эшләячәген вәгъдә итте. Бу турыда ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган видеомөрәҗәгатендә белдерде.
Русия лидеры эшчеләргә тырыш хезмәтләре, ышанычлылыклары, эшләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Президент шулай ук русиялеләрдә, аеруча балалары булган гаиләләрдә авыл туризмы популяррак була баруын да билгеләде.
«Кече бизнесның потенциалы зур, бу мөһим секторга бар яклап та ярдәм итәчәкбез, авыл хуҗалыгы уңышлырак булсын, ә авылдагы тормыш уңайлы, заманча һәм имин булсын өчен барсын да эшләячәкбез», - диде Путин.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/