+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 декабрь 2021, 09:41

«Агростартап» гранты фермерга җитештерү күләмен 2,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек биргән

Башкортстанның Учалы районыннан фермер 2020 елда 2 млн 912 мең сум күләмендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проекты кысаларында бирелә торган «Агростартап» грантын откан.

«Агростартап» гранты фермерга җитештерү күләмен 2,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек биргән
«Агростартап» гранты фермерга җитештерү күләмен 2,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек биргән

Башкортстанның Учалы районыннан фермер 2020 елда 2 млн 912 мең сум күләмендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проекты кысаларында бирелә торган «Агростартап» грантын откан. Акчалар җиһаз сатып алуга тотынылган. Җитештерүне заманчалаштыру аркасында фермер табышын 2,5 тапкырга арттыра алган.

-Хуҗалыкның кече формаларына төбәктә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне үстерүдә мөһим роль бирелә, - дип сөйли Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. – Нәкъ кече һәм урта эшкуарлык секторы бу юнәлештә зур мөмкинлекләргә ия. Грант программалары аркасында авыл халкы арасында эшкуарлык башлангычын көчәйтергә ниятлибез.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: