+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2022, 09:07

Туймазыда сөтчелек малчылыгын үстерергә ниятлиләр

Туймазы районында «Эшкуарлык сәгатендә» ике проект караганнар.

Туймазы районында «Эшкуарлык сәгатендә» ике проект караганнар.

         Шәхси эшкуар Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Ганиева фермерлык хуҗалыгын булдырырга, сөтчелек малчылыгын үстерергә ниятли. 2020 елда ул «Эш башлаучы фермер» программасы буенча грант алган. Маллар санын арттыру өчен фермерга печәнлекләрен һәм сөренте җирләрен арттырырга кирәк.

         «Пират-мармелад» сәүдә ноктасын шәхси эшкуар Лиана Насыйбуллина ачарга планлаштыра, район хакимиятенә ул проектны субсидияләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән.

Вәкаләтләре кысаларында хакимият хезмәтләре эшкуарларның проектларына ярдәм итәчәк.

         Хәтерегезгә төшерәбез, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проекты кысаларында ала.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://tuimazy.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: