-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2022, 09:12

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агростартап» конкурсына документлар кабул итә башлый

Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агростартап» грантларын бирүгә конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлый. 2022 елда төбәктә эш башлаучы авыл эшкуарлары арасында иң популяр булган программа – «Агростартап» буенча дәүләт ярдәме 125,4 млн сум тәшкил итәчәк.

         -Агымдагы елда грантка конкурста катнашучылар күп булачак. Аңа тик иң әзер һәм перспективалы проектлары булган, нәтиҗәдә төбәктә азык-төлек җитештерүче булып китә алачак претендентлар гына исәп тота ала, - ди БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. – Кокнурста катнашучылар проектларын комиссия каршында яклаячак, аның утырышы онлайн-режимда күрсәтеләчәк.

         Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның 21 мартыннан 1 апреленә кадәр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында 450058, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://apkrb.info/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: