+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 Май 2022, 08:30

БР Караидел районында яшәүче Малик Әхәтов: «Терлекчелек - эшкуарлар өчен перспективалы юнәлеш»

Караидел районында яшәүче Малик Әхәтов быел “Агростартап” конкурсына сайлап алынды һәм грантка ия булды. Бу акчага ул Баймак районыннан башкорт токымлы 30 баш ат сатып алачак.

“Агростартап” конкурсы – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз производстволарын үстерүгә бушлай субсидияләр алу өчен менә дигән мөмкинлек. “Агростартап” төбәк программалары Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Малик Әхәтов Раздолье авылында башкорт токымлы ат фермасы төзүгә һәм үстерүгә гариза биргән. Эшкуарның бүгенге көндә 1300 квадрат метрдан артык мәйданда арендаланган бинасы, шулай ук 117 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре һәм 6 баш мөгезле эре терлеге бар. Атларны эшкуар Баймак районындагы коллегасы Альфред Хөсәеновтан сатып алырга планлаштыра.

Малик Назар улы, башкорт токымлы 30 баш ат алып, үзенең крестьян хуҗалыгын алга таба да үстерергә ниятли. Чөнки ул кечкенәдән атлар карарга яраткан. Малик Әхмәтов, кыенлыкларга карамастан, терлекчелек - эшкуарлар өчен перспективалы һәм кызыклы юнәлеш, дип саный.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://karaidel.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: