+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2022, 08:05

Башкортстан Республикасы Аскын районы Шорохов авылы янында сөт фермасы барлыкка киләчәк

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән эшкуарлык сәгатендә  мөгезле эре терлек үрчетү  проекты каралды. Аның белән яшь эшкуар мөрәҗәгать итте.

– Балачактан эшкә өйрәнеп үстем. Үземне белә-белгәннән бирле әти-әнием һәрвакыт мал асрады, ә без, балалар, ярдәм итә, шул ук вакытта хуҗалык эшләренә өйрәнә идек, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы ачу башлангычы белән янган ир. – Хәзер минем гаиләм бар, ике балам үсеп килә, хуҗалык та тотам. Кош-корт үстерәбез, үгезләр асрыйбыз. Әмма акрынлап алга барырга кирәк, шуңа  авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнә башларга, дигән карарга килдем. Вахта ысулы белән эшләп тә арыдым. Гаиләм янында буласым килә.

Әлеге вакытта эш башлаучы эшкуарның  шәхси хуҗалыгында 5 баш эре мал исәпләнә. Ул сөтчелек юнәлешен сайлаган. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен ангар төзелешенә рәсмиләштерергә җыена. Вариантлар да сайлаган инде. Аңа Шорохово авылыннан ерак түгел 30 га җир тәкъдим ителгән. Мөрәҗәгать итүче сүзләре буенча,  якын киләчәктә ул тагы 50 га җир рәсмиләштерергә ният тота. Бодай чәчәргә, печән чабарга планлаштыра.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: