+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 апрель 2018, 11:06

Егетләр хезмәткә әзер

Быел гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башка еллардагы кебек 1 апрельдә башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 5 апрельдә район дәваханәсенең актлар залында чакырылыш комиссиясенең тәүге утырышы узды да инде.

- Быел районыбызның 100гә якын егете медкомиссия үтәчәк. Аларның 35е генә хезмәткә алыначак. Беренче озату апрельнең 20ләренә тәгаенләнгән. Ә 15 июньнән 15 июльгә кадәр егетләр хезмәткә күпләп чакырылачак. Бу вакытка призыв яшендәге егетләрнең күпчелеге уку йортларын тәмамлаячак. Традиция буенча “Призывник көне” үткәрәчәкбез. Чара 27 апрельгә планлаштырылган, - диде Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Федоровка районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Г. М. Фәйзуллин.

Чакырылыш комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов та призыв комиссиясе утырышында катнашты һәм призывникларга үгет-нәсыйхәтләр бирде.


Гәрәй ХАЛИТОВ.

Автор фотосы.

Читайте нас: