Шәмсетдинов Фәйзулла Габдулла улы белән Вәлитова Рәмилә Габидин кызы күп еллар элек очраша. Балыклы авылы кызы Динескә туганнарына кунакка килгән була. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайткан чибәр, гади авыл егете кызны беренче күрүдән үк охшата. Шаян, аралашучан Фәйзулла башта каушап кала, кызга якын килергә дә базнат итми хәтта. Әмма үзен кулга ала һәм танышып, дуслашып йөри башлыйлар. “Нигә көтәргә, Аллам сакласын, я берәрсе алып китәр, дидем дә тәкъдим ясадым, - ди гаилә башлыгы. – Моңа һичкайчан үкенмәдем, мин Рәмиләм белән бик бәхетлемен. Ә менә бу сорауга хатыным нәрсә дип җавап бирер, белмим. Үземә дә кызыклы”.
Ул елмаеп тормыш иптәшенә күз ташлады. Ә Рәмилә апа, шулай ук елмаеп, аның җилкәсенә сак кына кагылып: “Син сөйләрсең инде, бабай! Язмышымны синең белән бәйләвемә ничек үкеним ди инде?! Әрләшкән чакларыбыз булса да, син миңа бармак белән дә чиртмәдең бит. Тату, имин яшәдек, барысы өчен дә сиңа рәхмәтлемен”.
Тәүге очрашуда ук туган якты хисләр тату һәм ныклы гаилә өчен нигез була. Икесе дә тырыш гаиләләрдән булганга, бер эштән дә курыкмый үскәннәр. Фәйзулла бабай армиядән соң балта остасына укып чыккан. Бу һөнәрнең авыл җирендә һәрвакыт кирәгәчәген аңлаган һәм ялгышмаган. Хуҗалыкта бу белгечлеге бик тә кирәгә. Аннары тимер ат – трактор йөртергә дә өйрәнә (моңа кадәр колхоз эшләрендә аның ярдәмчесе ат була) һәм хаклы ялга чыкканчы туган колхозында шушы белгечлеге буенча хезмәт сала. Ул – хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында Җинү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Мәхәббәт – ул һәр көн сакларга кирәкле төп тойгы. Хисләрнең сүнмәве ике якын кешенең бер-берсен ихтирам итеп, ярдәмләшеп, юл куеп, бергәләп эшләп һәм шатланып яшәвенә бәйле. Зур хуҗалыклары, өйдә - балалар, Фәйзулла бабайның әнисе (яшьләр аның белән 42 ел тату гомер итә) була. Йорт эшләрен дә бергәләп эшлиләр, колхоз эшенә дә бергәләп китәләр, барына да өлгерәләр. Рәмилә әби бар яктан да актив була: сарык һәм дуңгыз фермаларында эшли, сыер савучы була, башкалар белән бергә басуда чөгендер утый. Белорет урманнарына урман кисүгә дә бара. Авырыйм, чирлим дип тормый, бер эштән дә калмый ул. Фәйзулла бабай белән Рәмилә әби балаларын да эшкә өйрәтеп үстергән.
Әти-әниләре балаларыннан канәгать, аларга яхшы тәрбия биргәннәр, хәзер, олыгайган көннәрендә, аларның кадер-хөрмәтенә, хәстәренә һәм ихтирамына төренеп гомер кичерәләр. Кызлары Рузилә гаиләсе белән Мәләвез шәһәрендә, Резеда белән Рәсимә Федоровкада яшиләр. Балалалары белән алар үзләрен сагынып, өзелеп көтеп торучы әти-әниләре яшәгән туган нигезләренә еш кайта. Кызлары йорт эшләрендә булышса, уллары Хифызулла хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмче.
Бриллиант туйлары юбилярларның гына түгел, ә балаларының, дүрт оныгының, дүрт турунының, аларны белгән һәркем өчен дә олы бәйрәм. Аралашучан, изге күңелле 85 яшьлек Фәйзулла бабай белән 83 яшьлек Рәмилә әби матур гомер юлын бергә үткәннәр, моңа якыннары чиксез шат. Балалары аларга рәхмәтле һәм шушы шигырь юлларын бүләк итәләр:
Пар имәннәр кебек яшәгез сез,
Язлар саен кайткан пар аккошлар
Очсын әле сездән көнләшеп.
Балалары, оныклары, туруннары исеменнән