+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 апрель 2018, 11:39

Радмир хоккей һәм футболны сайлый

“Титаннарга һөҗүм”, “Варкрафт 3”, “Дота”… Барлык бу компьютер уеннары исемнәре буш вакытын көнен-төнен монитор экраны алдында үткәрүчеләргә яхшы таныш. Халитов Радмир исә алар исәбеннән түгел, аз гына мөмкинлеге булу белән спорт белән шөгыльләнүне хуп күрә.

Батыр мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы яхшы укый, педагогларның һәм әти-әнисенең горурлыгы булып тора. Максатына омтылучан, җитди малай белемгә омтыла, сыйныфтан тыш барлык чараларда теләп катнаша. Алты фән буенча Бөтенрусия тикшерү эшендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Ул әле бик талантлы да: мәктәп, авыл һәм район чараларында тамашачыларның кайнар алкышларына, сокланулы карашларына күмелеп, матур итеп җырлый, бии, шигырьләр сөйли. Хәрби-патриотик конкурсларда отрядка оста җитәкчелек итүе аңарда командирлык сәләте дә барлыгын дәлилли.

Радмирның үзе өчен әтисе Дамир Закир улы белән республика умартачылар бәйгесендә катнашуы иң истә калганы булгандыр. Әйткәндәй, бу да аның иң яраткан мавыгуларының берсе.

Ә инде спорт белән шөгыльләнүне вакытны иң файдалы үткәрү дип саный. Монда физик культура укытучысы булган әтисе аңа үрнәк булып тора. Малай хоккей, футбол ярата, яхшы физик әзерлеге аңа төрле спорт чараларында җиңәргә ярдәм итә.

Өйдә исә әнисе Гөлназ Тимергали кызына, әтисенә йорт эшләрендә теләп булыша, яраткан апасы Элина белән төрле уеннар уйный. Танк “алышлары” өчен аның вакыты юк…

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: