+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 апрель 2018, 11:45

Йолдыз булып балкырлар

Әлшәй районының Раевка поселогында балалар театр-фольклор төркемнәренең “Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестивале узды, ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган иде. Яңа Явыш мәктәбенең “Ынйылар” балалар фольклор коллективы конкурста III дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Коллективта кемнәр дисезме? Менә алар: Линар Сөяргулов, Камалия Хәйбуллина, Вадим Решетников, Динар Низаметдинов (2нче сыйныф укучылары), 4нчедән Габдерәшитова Әминә, Низаметдинова Гөлфизә, Дәүләтбаев Самат, Шәмсетдинова Нурсилә, 5нчедән Айгүзәл Сөяргулова, 6нчыдан Ләйсән Маликова, Айсылу Габдерәшитова һәм 8нче сыйныф укучысы Гөлүзә Дәүләтова.

Мәктәпнең “Ынйылар” балалар фольклор коллективы бу рухлы конкурста бишенче мәртәбә катнашты. Ел саен коллектив составы үзгәреп тора.

Коллективның быелгы чыгышы авылдашыбыз, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган агрономы, “Почет Билгесе” ордены кавалеры Сәлишев Линир Ибраһим улының якты истәлегенә багышланды. Балалар данлы агрономның тормыш юлын, шәҗәрәсен, җир эшкәртү технологиясен өйрәнде, җир белгече булып китүендә әнисе Миңзифа Сәләхетдин кызының өлеше зур булуына төшенделәр. Линир Ибраһим улының туфракны минималь, ягъни өстән генә эшкәртеп, иген культураларыннан гына түгел, кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыштан мул уңыш алуын Башкортстанда гына түгел, бөтен Русиядә, хәтта чит илләрдә дә яхшы беләләр. Укучыларның тикшеренү эше иң-иңе дип бәяләнде һәм “Иң яхшы тикшеренү эше” номинациясендә җиңү яулады. Бәләкәй Линир образын бик оста итеп башкаручы Динар Низаметдинов Мәгариф министрлыгының “Сәхнә өмете” Дипломына лаек булды. Миңзифа Сәләхетдин кызы образын үзенчәлекле итеп уйнаган Гөлүзә Дәүләтова берьюлы ике - “Туган телнең матур яңгырашы” һәм “Оештыручы-лидер” номинацияләрендә җиңү яулады, дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды. Ә балаларны бәйгегә әзерләүче җитәкчеләре Галина Тәскирә Надир кызы һәм Маликов Ишморат Фәйзулла улы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сократның “Һәр балада кояш бар, тик аңа балкырга гына ирек бирегез!” дигән сүзләренең дөреслегенә көннән-көн ныграк ышанам. Безнеке кебек аз комплектлы мәктәп укучыларының район, зональ этапларны лаеклы үтеп, шәһәр мәктәпләре укучылары белән тиң чыгыш ясавы шул хакта сөйләп тора.

“Ынйылар” бәйрәмнән канатланып, күтәренке рух, бай тәэссоратлар белән кайттылар. Кечкенә йолдызчыклар киләчәктә йолдыз булып балкысын.

Тәскирә ГАЛИНА,

Яңа Явыш мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: