+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2018, 11:22

Барыгыз да өмәләргә!

Яз безне кояшлы көннәре белән иркәли. Ул үзе белән табигатьнең шатлыклы уянуын гына түгел, ә күңелгә бик үк ятмаган күренешләр - “урамдагы тәртипсезлекләр”не дә алып килә. Яз килү белән кыш буе чүпләнгән урамнарыбыз ачыла башлый. Нәкъ менә шушы вакытта чүп-чарны кичекмәстән җыештырырга кирәк. Традиция буларак, бездә яз массалы төзекләндерү эшләре башлана.

Районда 7 апрельдән 12 майгача игълан ителгән торак пунктлар территорияләрен җыештыру айлыгы кысаларында өмәләр оештырылды.

Җомга, 13 апрельдә, күп кенә оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, җылы, матур һава торышыннан файдаланып, тирә-як территорияләрне, ихаталарны, мемориаль урыннарны тәртипкә китерү эшләренә чыкты.

Апрель хезмәт десантында Федоровка 2нче мәктәбе укучылары, район ветеринария станциясе, 92 санлы янгын часте хезмәткәрләре актив катнашты. Алар җыештыру эшләрен төшкә кадәр үк башлады. Шулай ук “Партнер” кулланучылар кооперативы һәм халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре бина тирә-ягындагы участокларын чүп-чардан тазартты.

Госстрах, нотариаль контора хезмәткәрләре, ШЭ М. Н. Морозов, водоканал хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы идарәсе каршындагы участокны төзекләндерү белән шөгыльләнде. Өмәгә чыгучылар бер-берсе белән күңелле аралашып, тырышып эшләде.

Клуб хезмәткәрләре район мәдәният йорты каршындагы карны таратты. Үзәк район китапханәсе вәкилләре үзләренең директоры җитәкчелегендә геройлар аллеясын һәм аның тирәли тротуарларны тәртипкә китерде.

“Ихлас” кибете янында биредәге сатучылар эшләде. Аларның бинасы тирәсендә җир кипкән, чүп-чар юк, себерелгән. “Фламинго” кибете тирәли дә шундый ук күренеш. Әмма Коммунистик урамы буйлап урнашкан сәүдә нокталары турында болай дип әйтеп булмый: һәр җирдә чүп-чар, буш кәгазь тартмалар, алар каршындагы юл читләрендә пластик шешәләр аунап ята. Урамның ике ягында да өмәгә чыгучылар никтер күренмәде.

Элекке Универмаг бинасының төньягында әле һаман да “кыш”. Без монда җыештыру инвентаре тоткан арендаторларны да, хуҗаларын да күрмәдек.

Шулай ук үз территориясендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә тырышлык салды. Җыелган чүп-чарны капчыкларга тутырып, юл читенә чыгардылар. Коммуналь хуҗалык машиналары аны чүплеккә чыгарырга тиеш. Безгә шулай дип аңлаттылар.

Ә шимбә көнне “Нурлы” сәүдә үзәге хезмәткәрләре үзләренең территориясен җыештырды. Алар үрнәгендә башка көннәрдә, башка урыннарда да менә шундый өмәләр үтәр, дип өметләнәбез.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.



Читайте нас: