Үткән атна азагында район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы һәм Федоровка мәчете мәхәлләсе башлангычы белән активистлар җыелышы узды. Район һәм район үзәгенең мөһим вакыйгалары эчендә кайнаучылар, татар-башкорт социаль-мәдәни һәм мөселман дини чараларында һәм башка проблемаларны хәл итүдә актив катнашучылар җыелды.
Шушы эшләрне тәртипкә салу һәм максатлы алып бару зарурлыгы туды. Димәк, берләшергә, юнәлеш бирүче ниндидер җаваплы орган, совет булдырырга кирәк дигән сүз. Хәер, катнашучыларның чыгышлары һәм тәкъдимнәре үзләре үк шуны әйтеп торды.
Сүзне инициаторларның берсе, Федоровка мәчете каршындагы совет әгъзасы, җыелышны алып баручы Хәмзә Усман улы Мөрсәлимов башлады:
- Федоровка мәчете мәхәлләсенең актив әгъзалары тарафыннан мәчет территориясен һәм тирә-ягын төзекләндерү, мохтаҗ, күпбалалалы гаиләләргә, районның башка авылларында төзелүче мәчетләргә ярдәм итү буенча күп кенә яхшы эшләр башкарылды. Бик күпләр мәчетебезне тышлауда зур матди ярдәм күрсәтте, башка изге эшләр дә байтак эшләнде. Намаз вакытларында без аларның иминлеге өчен догалар укыйбыз, вафат булганнарын да исемләп искә алабыз.
Федоровка мәчете имам-хатыйбы Вәкил хәзрәт Исмәгыйлев:
- Әйе, күп нәрсәләр эшләнде, әмма тормыш бер урында гына тормый, тагы да байтак эшләр башкарасы бар. Тәү чиратта, без кешеләргә мөселманнарның дини эшләр белән генә түгел, ә гомум, җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнүен аңлатырга тиешбез. Барысы да Ходай ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр.
Мәсәлән, йортыңны, ихатаңны, тирә-ягыңны, урамыңны тәртиптә тоту, җәмәгать урыннарында чүпләмәү, мохтаҗларга ярдәм итү – болар барысы да Аллаһы Тәгалә каршында саваплы эшләр. Һәм бу кылган гамәлләребез барыбыз да җавап тотарга туры киләчәк бакыйлыкта гына түгел, ә бүгенге көнебездә дә чагылыш табачак. Күңелләребезгә дә рәхәт була түгелме?! Мәчетебез каршында дини белем алу өчен мәдрәсә төзисе иде – монда авыл халкы ярдәменнән башка булмый. Без нинди ярдәмгә дә шат булачакбыз. Безгә, өлкәннәргә, яшьләр белән дә эш алып барырга кирәк. Мәсәлән, битарафлыкның Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ булуын, яшьтән үк биш тапкыр намазның Аллаһыбыз каршында беренче бурычыбыз булуын, ул гына да түгел, моның кеше сәламәтлегенә физик яктан да, рухи яктан да файдалы икәнлеген аңлатырга кирәк.
Шушы мәсьәләләрнең барысын да без бергәләп хәл итәргә тиешбез. Менә шуңа активистлар советы кирәк тә.
Район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы рәисе Асия Тимергали кызы Сәйфетдинова:
- Дөрестән дә, җәмәгатьчелек һәм дини орган белән берлектә мондый совет төзү бик тә көнүзәк. Кешеләрдә шәхсән үзләренә кагылышлы гына түгел, ә җәмгыять, район мәнфәгатендәге төрле сораулар, мөрәҗәгатьләр күп. Шуңа күрә проблемаларны бергәләп ачыкларга һәм хәл итәргә кирәк.
Җыелышта урамнарда, базар территориясендә чүп-чарның күплегенә борчылу сүзләре яңгырады (ни өчен кайбер эшкуарлар үзләре сәүдә иткән участоклар һәм урыннардагы тазалык һәм тәртип өчен җавап бирми?), елга-инешләребезнең чүплеккә әверелүе, урамнарда чүп савытларының аз булуы турында сүз барды. Өлкәннәрнең, еш кына балаларның да авызыннан сүгенү сүзләре ишетергә туры килүе, моңа беркем дә кисәтү ясамавы турында да әйтелде.
Булачак совет әгъзалары кандидатуралары тәкъдим ителде. Совет оештырылу белән киләсе җыелыш аның эш планын төзү буенча үткәреләчәк. Җыелыш барышында дискуссияләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады. Ф. Х. Гозәерова, Ф. А. Кадыйрова, Р. Р. Зөбәерова, Н. Н. Сәетбатталова, район хатын-кызлар советы рәисе З. Р. Мөхәммәтҗанова һәм башкалар үз фикерләрен әйтте. “Ашкадар таңнары” гәзите баш мөхәррире Г. Ф. Әхмәрова да мәкаләләр бастыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Үз чиратында ул район гәзите белән хезмәттәшлек итәргә, аның белән шатлыклы хәбәрләр белән дә, проблемалар белән дә уртаклашырга чакырды.
БР журналистлар союзы әгъзасы.