+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 апрель 2018, 11:52

Продукция белән түләргә мөмкин

Апрель-майда халык күпләп кош-корт сатып ала башлый. Районыбызда сайлап алу мөмкинлеге зур булган, үз товарларын (чебешләр, үрдәк, каз бәбкәләре) тәкъдим иткән предприятиеләр, эшкуарлар булуы безгә бик кулайлы. “Башкорт казы” җәмгыяте бу өлкәдә үзен танытып өлгергән зур предприятиеләрнең берсе. Без аның директоры Р. К. Сәетбатталов белән әңгәмәләштек.

- Предприятие 2011 елдан бирле интеграция программасында катнаша. Узган 2017 елда шушы социаль программа буенча 70 меңнән артык каз бәбкәсе саттык. Каз бәбкәләрен түләми генә алып, бурычны үстерелгән продукция белән кайтару халык өчен уңайлы һәм отышлы. Ягъни, йөз каздан безгә алар тереләй авырлыкта 5,5 килограммга кадәр үстерелгән 20 казны кире кайтара. Безнең даими рәвештә 100, 200ләп баш бәбкә сатып алучыларыбыз бар, - ди Рәсим Касыйм улы. – Мондый партнерларга без сугым хезмәтләре тәкъдим итәбез. Быел тагы бер программа эшли башлады, ул да кош-корт үстерү процессын җиңеләйтә ала. Сатып алучыларга читлек җиһазлары сатабыз. Аларда кошларны үстерү бик уңайлы. Монда нипельле су эчерү системасы каралган. Ул кошлар үскән саен кулдан кирәкле биеклеккә көйләнә. Тышкы улаклардан ашатыла. Өстенлеге шунда, азыкка кош тизәге эләкми. Тизәкләре челтәрле читлек астына урнаштырылган аслык ярдәмендә читкә алына. Кызыксынучылар җиһазны бездә җентекле карый ала. Хаклары күләменә карап төрлечә, - диде директор.

Белүегезчә, гражданнарның аерым категорияләренә (аз керемлеләргә) хуҗалык алып бару, мәсәлән, сыер сатып алу өчен дәүләт тарафыннан 50 мең сум күләмендә матди ярдәм каралган. Әңгәмәбез вакытында Рәсим Касыйм улы предприятиеләренең шулай ук бу суммага җылыткычлы читлек һәм өстәп 80 баш каз бәбкәсе бүлү мөмкинлеге булуын аңлатты. Теләге булганнар шушы вариантны да карый ала.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: