+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 апрель 2018, 11:19

«Чернобыльнең кара кайгысы»

Халыкара нурланыш аварияләре һәм фаҗигаләр корбаннары хәтер көнендә район китапханәсендә Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучылар, аларның тол хатыннары белән очрашу оештырылды. Һәр елны үткәрелеп килгән, инде традициягә әверелгән бу чарага җыелучылар саны кимегәннән-кими. Үлемечле микъдардә рентген алучыларның сәламәтлеге чыдамый…

Чараны оештыручылар очрашуга мотлак укучыларны да чакыра. Чөнки фаҗигане бетерүдә катнашучылар исән чакта алар белән сөйләшеп, шушы афәт турында җентекләбрәк сорашып калырга кирәк. Менә шул вакытта гына ЧАЭСндәге авария кабатланмаячак, барыбыз өчен дә дәрес булачак. Яшь буын якташлары батырлыгын онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш, чөнки без аларга гомеребез белән бурычлы. Әйе, илебез тарихында күңелсез вакыйгалар, тиңдәшле рәвештә, батырлар да бихисап, әмма, башкалардан аермалы буларак, чернобыльчеләр куркыныч, күзгә күренеп тормаучы дошман белән көрәште. Моның сәламәтлекләрендә чагылачагын белә торып та, куркыныч станцияләрдә эшләделәр.

Чараны алып баручы Н. К. Зуенкова башкалар арасында Кузьминовка авылыннан Советлар Союзы Герое Н. Т. Антошкинның да исемен атады. Ул тәүге ун тәүлектә ректорны ябу буенча шәхси состав эшчәнлеген җитәкләгән, очышлар ясаган, шул вакытларда күп микъдардә нурланыш алган. Аны һәм дөньяви фаҗигане бетерүдә катнашкан якташларыбызны онытырга хакыбыз юк, аларга рәхмәтле булу, ихтирам итү, алар белән горурлану – безнең бурыч.

Район хакимияте Советы рәисе В. М. Халитов, Федоровка районы буенча “Чернобыль” Союзы рәисе Н. В. Кочетовский, Новоселка мәктәбе директоры Н. Е. Федоров та менә шул турыда сөйләде.

Чернобыльчеләр генә түгел, башка фаҗигаләрдә катнашучылар да Ватанга бурычларын бирде. Бу көнне аларга рәхмәт йөзеннән Н. Паленова, Е. Веселова, “Околица” район мәдәният йорты ансамбле башкаруында җырлар, С. Канакова укыган шигырь яңгырады. Чарадан соң очрашуда булган хакимият, сәламәтлекне саклау, социаль хезмәтләр, Пенсия фонды вәкилләре чернобыльчеләрнең үтенечләрен тыңлады, аларга карата канунияттәге үзгәрешләр белән таныштырды.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: