+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 Май 2018, 12:05

Тәртип таләп итәсез икән, үзегезгә дә карагыз

Үткән озын яллар бар халыкны да участокларына куып чыгарды, ахры. Гаиләбез белән без дә эшләдек. Һава торышы бакчаларда, ишек алларында тәртип булдыруга булышлык итте.

Әле бер, әле икенче бакчадан төтен исе килә - кемдер шашлык кыздыра, ә кемдер чүп, коры үлән калдыкларын яндыра. Әйткәндәй, аларны компост чокырына салып, берничә елдан яхшы ашлама алырга, шулай итеп, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә бозмый калырга мөмкин. Нәкъ шулай ук, экология кануниятен бозмыйча чүпне дә җыярга: аны капчыкларга тутырып, чүплеккә чыгарырга мөмкин һәм КИРӘК. Моннан да җиңелрәге юк кебек. Тик, юк! Кайсыбер аңсыз гражданнар бик гади генә эшли: чүпләрен беркем күрмәгән урынга алып барып ташлый, елгага ыргыта – барыбер агым су агызып алып китәчәк бит.

Фёдоровкадагы безнең мескен Балыклинка елгасы чып-чынлап чүплеккә әверелде. Ә бит җәен шушы елгадан көтүдә йөргән маллар су эчә (сөтнең сыйфаты турында уйлагыз), бала-чага һәм өлкәннәр дә су керә (безнең медиклардан ничә кешенең киселгән аягын тегүен сорагыз), үзегезнең үк үрдәк-казларыгыз йөзә (аларның итен берәр кеше тикшергәне бармы икән?).

Бу кылыкларны оятсызлыкның чиге дип саныйм. Менә бу ялларда да тагы бер тапкыр өлкән яшьтәге ирнең үзенең кечкенә оныгы белән төзелеш чүп-чарын елгага түгүен күрдем. Ул бәләкәй балага нинди үрнәк күрсәтүе турында уйламый да иде. Тавыш чыгардым, әмма чүпләрен җыйдыруга ирештем. Ә бит аның машинасы бар, чүплеккә дә алып барып ташлый ала. Ике сәгатьтән соң шушы урыннан түбәнрәк Киров тыкрыгы кешеләре капчыклардан чүп бушата башлады. Минем ихатадан кычкырган тавышымны алар ишетмәде, әмма барып фотога төшереп килдем.

Әйе, миңа каршы килергә мөмкиннәр: элек авыл советы майда чүпне оешкан рәвештә чүплеккә чыгара иде. Ә быел ул гәзиттә чүпне чыгармаячагы, моның өчен «Жилсервис» җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белдерде. Тик бар кешенең дә машинасы, коммунальщикларга түләргә акчасы булмаска мөмкин. Бу хәлдә кешеләргә нәрсә эшләргә? Чыгу юллары күп, барыбыз да сөйли беләбез.

Һәр кешенең НАМУСЫ булырга тиеш. Өмә оештырырга мөмкин. Берләшеп, машинага акчаны кушылышып түләргә мөмкин – шулай арзанрак. Күршең белән килешеп чүпне бергә алып барырга да мөмкин. Авыл биләмәсе һәм район Советлары депутатлары турында да искә төшерергә була. Ни өчен шушы проблеманы хәл итүләрен таләп итмибез? Социаль челтәрләрдә генә утырырга түгел (анда кайсыберәүләр кереп тә
карамый), күптән инде чаң сугарга кирәк. Югыйсә, бутылка кисәкләреннән киселгән аякларыбызны тектерүне, сыйфатсыз сөт эчүне, начар ис килеп торган балык ашауны шулай ук дәвам итәчәкбез.

Светлана ЗАЙЦЕВА.

Автор фотосы.


PS.: Елгага кушылып торган участоктан ике капчык чүп җыйдым. Аны чүплеккә чыгарачакбыз. Ә тагы күпме чүп өелеп калгандыр?
Читайте нас: