+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июль 2018, 11:38

Хәзер аларның үз торагы бар

Бар уңайлыклары да булган, үз зәвыгың белән җиһазландырылган шәхси торак турында кем генә хыялланмый икән? Һәм ике ятим кызның мондый хыялы тормышка ашты: алар Федоровка авылының Көнбатыш урамындагы ике фатирлы йорттан ачкыч алды.

Туктарова Альбина Рөстәм кызы белән Әминева Гөлназ Рузалин кызы яраткан дәү әниләре Мәдинә Гәрәй кызы белән Мәүҗидә Идрис кызы тәрбиясендә үскән. Алар икесе дә дәү әниләренә биргән тәрбияләре һәм олы тормыш юлына чыгарганнары өчен бертавыштан чиксез рәхмәтләрен белдерде. Хәзерге вакытта Альбинага 21 яшь, Казан кооператив институтының икътисад факультетын тәмамлаган, тиздән диплом алачак. Димәк, июльдә аның тагы бер зур шатлыгы булачак.

Ә Гөлназ чәчтараш булу хыялы белән янган, шуңа да Бала-Чытырман мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң курсларга укырга барган. Клиентларын өендә кабул итә, әлегә кайда да булса урнашу мөмкинлеге юк – кулында яшь ярымлык улы Нәфис бар. Моңа кадәр ире Марсель Рәис улы белән дәү әнисендә яшәгәннәр. Ә менә хәзер инде шатлыклы хәбәр – аларның үз торагы булачак.

- Без үз фатирыбыз булганга бик шат, монда барысын да үзебезчә матурлап төзекләндерергә телибез, - ди Гөлназ.

Федоровка районы МР хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов чыгышында Альбина белән Гөлназны шушы шатлыклы вакыйга белән котлады, фатирлардан ачкыч тапшырды.

- Йортларыгызда һәрвакыт бәхет һәм шатлык, тормышыгыз якты булсын, һәр эшегездә уңыш елмайсын, - дигән теләкләрен җиткерде ул. Шулай ук Венер Фәрит улы быел ук инде бу урамга вакташ салыначагы турында да әйтте.

Дәүләттән менә шундый ярдәм кызларга арытабан уңышлы һәм имин тормыш өчен старт һәм стимул булсын.


Гөлфия ӘХМӘРОВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: