+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 июль 2018, 10:48

Матрёнаны казлар саклый

Пионнар, раузалар, петуниялар, канәферләр һәм башка бик күп матур чәчәкләр бизи Федоровкадан Веськиннар ихатасын. Алар пөхтә сукмаклар буйлап утыртылган. Берәүләре инде чәчәген койган, икенчеләре шау чәчкәдә, өченчеләре чәчкәгә бөреләнгән. Алмагач, карлыган, кура җиләге, бакча җиләге, виноград – һәркайсының үз урыны. Йорт артында -бәрәңге бакчасы. Суган, сарымсак, кишер, помидор, борыч, кыяр түтәлләре тезелеп киткән – бар яшелчәләргә дә җылы һәм кояшлы урын табылган

Чисталык һәм тәртип – тагы да ни кирәк, әмма безнең геройларыбыз болай да чүпсез түтәлләрдә чүп үләннәре белән көрәшүдән туеп киткән, бугай. Яңа гына яңгыр явып үткән иде, ә алабута, каз чәе кебек үләннәр баш та калкыткан. Һәм тырыш пенсионерларның кулында янә китмән һәм көрәк: кайда туфрак йомшартасы, кайда утыйсы, кайда күчереп утыртасы бар.

Рәмзия Мансур кызына бертөрле генә яшәү хас түгел. Алмагач төбендә урын буш, су җитмәгәнлектән ни утыртсаң да үсми. Ул бу почмакны бизәргә ниятләгән, фантазиясен һәм уңган кулларын эшкә кушкан.

Алмагач төбендә Матрёна утыра, ә аны казлар-аккошлар саклый, чүлмәкләрдә бакча һәм бүлмә гөлләре, янәшәдә су тулы кечкенә күл. Нияте сулыкта су үсентеләре дә үстерү. Мунчага таба барган сукмак буендагы гөмбәләр астында аркаларына петуниялар эленгән керпеләр урнашкан.

- Болар минем тырышлык түгел, - ди гаилә башлыгы Григорий Георгиевич. – Барысы да әбиемнең эше. Мунчага ягардай утыннарны матрешкага әйләндерде.

Бак дисәң, ул түмәрләрдән Матренаның гәүдәсен ясаган, аларны цемент катнашмасы белән сылаган, киптергән һәм буяган. Керпеләрне биш литрлы буш пластик шешәләрдән, гөмбәләрне иске ләгәннәрдән ясаган. Ә инде каз-аккошларны, күл һәм гөл чүлмәкләрен ясау өчен иске автопокрышкалар ярап калган. Алары йорт хуҗасы кулларының эше.

Менә нинди иҗади кешеләр яши безнең янәшәдә! Матурлык булдырырга телиләр һәм моны эшлиләр дә.

Светлана ЗАЙЦЕВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.

Читайте нас: