+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 август 2018, 11:56

Яшел сабаклы бәрәңге – сәламәт бәрәңге яки бәрәңге алу һәм саклау буенча киңәшләр

Башка елларны күп кенә районнарда бәрәңгене 30 августларга ала башлыйлар иде инде. Быел сабаклары ямь-яшел әле, коры-сарылары да бик күренми. Хәтта ара-тирә әле яңа гына чәчәк атып утырганнары да очраштыргалый. Моның хикмәте нидә икән? Быелгы җылы һәм чагыштырмача коры җәйнең нәтиҗәсеме, әллә сәбәп башкадамы?Мондый бәрәңгеләрне кайчан казып алсак дөрес була? Гомумән, быел республикада бәрәңге уңышы ничек? «Икенче икмәк» өлгерер өчен ничә көн кирәк һәм аны ничек сакларга? «ШК» хәбәрчесе белгечләр белән әнә шул хакта сөйләште.

Мондый бәрәңгеләрне кайчан казып алсак дөрес була? Гомумән, быел республикада бәрәңге уңышы ничек? «Икенче икмәк» өлгерер өчен ничә көн кирәк һәм аны ничек сакларга? Сүзебез шул хакта.


Бәрәңге алу һәм саклау
Быел күпчелек кешенең бәрәңге сабаклары яшел тора. Бу бәрәңге авырмаган, фитофтороз, фузариоз дигән авыру йоктырмаган дигәнне аңлата. Авырган бәрәңгенең яфраклары да, сабаклары да кибә. Сабаклары саргайган бәрәңгене җир астында тотуның мәгънәсе юк инде. Шуңа күрә аларны казып алу ягын кайгыртырга кирәк. Аннан соң, бәрәңге авырмаган икән, димәк, беренчедән, табигать шартлары уңай килгән, икенчедән, хуҗа кеше авыруларга каршы көрәшкән дигән сүз. Чәчәк атып утырган сабаклар булуга да гаҗәпләнергә кирәкми. Моның сәбәбе гади. Эссе көннәрдә туфрак кызды, яңгыр булмады. Орлык шытып чыга алмыйча җир астында ята бирде. Аннан соң яңгыр явып үткәч тишелеп чыкканнары хәзер чәчәк ата.


Яшел сабакларын сентябрь башында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабып алырга кирәк, дип киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар.

Бәрәңге өлгереше сортларга карап билгеләнә. Алар 60-70, 80-90 һәм 100-110 көндә өлгерә торганнарга бүленә.


Бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул ныклы булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Кайберәүләр бәрәңгенең эче сусыл булуны өлгермәгән дип уйлап ялгыша. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Гадәттә, иртә өлгерә торган кайбер сортлар сусылрак була..


Саклауга килгәндә, халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Төп шарт – бәрәңгенең коры булуы, ди белгечләр.

Бәрәңгене казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта.


Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр исә тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр, сабагы яшел дип, алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өлгерә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә. Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә төшәчәк.


Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.
Читайте нас: