+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 февраль 2019, 18:40

Игътибар! Грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта!

Үткән атнада (2019 елның 4-10 февралендә) кискен респиратор авыруларның һәм гриппның 46 очрагы теркәлгән.

Күмертау шәһәре, Мәләвез, Күгәрчен, Куергазы, Фёдоровка районнары буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идрәсенең территориаль бүлеге начальнигы Т.Г. Пахомова сүзләренә караганда, үткән атнада (2019 елның 4-10 февралендә) кискен респиратор авыруларның һәм гриппның 46 очрагы теркәлгән. Чирләү күрсәткече 10 мең халык исәбенә 27,3% тәшкил итә, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,7 процентка артыграк.Эпидемик хәлне күз уңында тоту өчен грипп һәм ОРВИ белән авыруны көн саен мониторинглау кертелгән.
Читайте нас: