Ул утны һәм башка гомер өчен мөһим булмаган электр приборларын, архитектура һәм инженер корылмаларының тышкы яктыртуын сүндереп торырга чакыра. Акция табигать ресурсларын экономиялы файдалануга, көндәлек экология мәдәниятен булдыруга, табигать ресурсларына җаваплы караш тәрбияләүгә кызыксынуны уятучы чара буларак үткәрелә.
Барыгызны да бу чараны хуплап, анда катнашырга чакырабыз. Бар кирәкле мәгълүматны “Җир сәгате” акциясенең http://60.wwf.ru/ рәсми сайтында табарга мөмкин.