+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2019, 11:40

Көлке көне белән!

1 апрель – Көлке көне бер билгеле даталар һәм халыкара бәйрәмнәр календарена да кертелмәгән, шулай булса да, аны Русиядә һәм башка илләрдә биглеләп үтәләр. Бу бәйрәм вакытында дусларны, танышларны көлкеле хәлдә калдыру, шаяртулар кабул ителгән.

Тарихтан:1539 елда бер фламанд дворянины барлык хезмәтчеләрен дә, аларга ялган боерыклар биреп, шаяртуы билгеле. Ә Русиядә иң күләмле беренче апрель шаяртуы Мәскәүдә 1703 елда булган. Ул көнне урамнар буйлап бар халыкны “моңа кадәр бер дә булмаган” чарага чакырып йөргәннәр. Килгән тамашачылар буа буарлык булган. Тик билгеләнгән сәгатьтә пәрдәне ачып җибәрсәләр, “Беренче апрель – берәүгә дә ышанма!” дигән язуны гына күргәннәр. Шулай итеп бу чара тәмамланып та куйган.
Читайте нас: