+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2019, 16:00

Социаль пенсияләр арта

2019 елның 1 апреленнән пенсионерларның социаль пенсияләре 2 процентка индексацияләнә.

2019 елның 1 апреленнән пенсионерларның социаль пенсияләре 2 процентка индексацияләнә. Шулай ук чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, радиация һәм техноген катастрофалар сөземтәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының дәүләт пенсияләре, социаль пенсиянең күләме артуга бәйле булган башка түләүләр артачак. РФ Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, РФ Хезмәт Геройларын, өч дәрәҗәдә Дан ордены белән бүләкләнгән, I дәрәҗәдә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән гражданнарны ай саен өстәмә матди тәэмин итү күләме индексацияләнәчәк.Арттырылган күләмдәге пенсияләрне республиканың 101 мең пенсионеры, шул исәптән социаль пенсия алучы 93 мең пенсионер алачак.
Русия Пенсия Фондының БР буенча Идарәсенең мәгълүмат хезмәте.
Читайте нас: