+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2019, 10:30

Өмәләр башлана

БР Хөкүмәтенең 2019 елның 25 мартындагы 244-р карарына ярашлы, республикада 6 апрельдән 11 майга кадәр авыл территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр үтәчәк.

БР Хөкүмәтенең 2019 елның 25 мартындагы 244-р карарына ярашлы, республикада 6 апрельдән 11 майга кадәр авыл территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр үтәчәк. Чараларның төп максаты – республика авылларның санитар-экологик торышын яхшырту.

2018 елда республикада үткәрелгән экологик өмәләр нәтиҗәсендә чүплекләргә 50 мең тоннага якын чүп җыеп чыгарылган.

Дәүләт власте органнарына, муниципалитетларга, барлык төр милек формалары оешмаларына, профсоюз комитетларына һәм җәмәгать берләшмәләренә беркетелгән территорияләрендә экологик өмәләрне үткәрүне тәэмин итәргә.

Авыл биләмәләре территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшләргә йомгак 2019 елның 25 маена кадәр ясалачак.

БР Экология министрлыгының Мәләвез территориаль комитеты.
Читайте нас: