+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 13:14

Башкортстан халкы талпан тешләүдән почтада страховкалана ала

Яз җитү белән Башкортстан Республикасы халкының үзләрен һәм якыннарын Русия Почтасы бүлекләрендә талпан тешләүдән страховкалау мөмкинлеге барлыкка килде. Аларның һәркайсында “Антиклещ” ирекле страховкалау программасына керергә мөмкин.

Яз җитү белән Башкортстан Республикасы халкының үзләрен һәм якыннарын Русия Почтасы бүлекләрендә талпан тешләүдән страховкалау мөмкинлеге барлыкка килде. Аларның һәркайсында “Антиклещ” ирекле страховкалау программасына керергә мөмкин. Бу программада катнашу талпан тешләгән очракта Русия территориясендә квалификацияләнгән медицина ярдәме алу хокукы бирә.Программада талпан энцефалиты эләктергәндә амбулатор-поликлиника ярдәме, ашыгыч ярдәм һәм ашыгыч госпитализация, шулай ук 500 меңгә кадәр суммада реабилитация-тергезү дәвалануы да каралган. Шул ук вакытта клиент, страховка суммасын файдаланып бетергәнчегә кадәр, берничә тапкыр мөрәҗәгать итә ала. Яңа туган баланы да, 70 яшькә кадәр өлкәннәрне дә страховкаларга була.Полисны почта бүлекләрендә операторлар, йортка барып почтальоннар рәсмиләштерә, бу пенсионерлар һәм күчмә почта бүлекләре эшләгән зур булмаган авыллар халкы өчен бик уңайлы.
Читайте нас: