+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 10:58

Космонавтика көне белән, дуслар!

12 апрельдә бар дөнья Авиация һәм космонавтика көнен – кешенең җиһанга беренче очуына багышланган датаны билгели.

12 апрельдә бар дөнья Авиация һәм космонавтика көнен – кешенең җиһанга беренче очуына багышланган датаны билгели. Бәйрәм буларак безнең илдә ул СССРның Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән билгеләнгән, ә халыкара статусын 1968 елда Халыкара авиация федерациясе конференциясендә алган.Әйткәндәй, 2011 елдан ул тагы бер исем йөртә – Халыкара кешенең җиһанга очу көне. Бу турыда 2011 елның 7 апрелендә ООН Генераль Ассамблеясенең махсус пленар утырышында Русия инициативасы буенча җиһан киңлеген үзләштерү эшендә тәүге адымның 50 еллыгы очрагы буенча рәсми резолюция кабул ителгән.1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Ю.А. Гагарин “Восток” җиһан корабында дөньяда беренче тапкыр Җир шарын аның орбитасы буйлап урап үтеп, пилотлы җиһан очышлары эпохасын ачты.Барлыгы 108 минут кына барган очыш җиһанны өйрәнүдә көчле алга китеш булды. Юрий Гагарин исеме бар дөньяга билгеле булды, беренче космонавтка вакытыннан алда майор һәм Советлар Союзы Герое исеме бирелде.Билгеле булуынча, җиһан корабына кеше утырыр алдыннан, очышка дүрт аяклы дусларыбыз җибәрелгән иде. 1960 елның августында Белка һәм Стрелка исемле этләр утырган “Восток” җиһан корабы бер тәүлеклек очыш ясап, Җиргә әйләнеп кайтты.
Читайте нас: