+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 апрель 2019, 15:59

Мостай белән сәяхәт

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен “Водоходъ” компаниясе круиз лайнеры йөртәчәк.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен “Водоходъ” компаниясе круиз лайнеры йөртәчәк.“Мостай Кәрим” совет заманыннан соңгы еллар тарихында беренче круиз лайнеры булачак. Судно “йөзеп йөрүче кунакханә” тибы буенча проектланган, ул биш йолдызлы отельга ярашлы булачак һәм югары класслы сервис күрсәтәчәк. Бортта күзәтү салоннары, рестораннар, барлар, спа-салоннар, күнегү заллары, чәчтараш, шулай ук өске палубада зур ачык зона-солярий каралган. Судноның озынлыгы – 141 метр, ул 342 пассажирга исәпләнгән, экипаж саны – 144 кеше. Тизлеге – сәгатенә 22,5 чакрым.PV300 проекты пассажир судносын 2017 елның язында “Красное Сормово” заводында төзи башлаганнар. Аны “Водоходъ” компаниясе өчен өчьяклы килешү нигезендә төзиләр. “Красное Сормово” – башкаручы, “Машпромлизинг” ОСК – заказчы, “Водоходъ” – алучы. Контрактка ярашлы, судноны заказчыга 2020 елның февраленә кадәр тапшырырга кирәк.2017 елның көзендә Мостай Кәрим исемен «Аэрофлот» компаниясенең Sukhoi Superjet 100 пассажир авиалайнерларының берсе алды. 2018 елның декабрендә “Русиянең бөек исемнәре” федераль проекты кысаларында халык тавыш бирүе йомгаклары буенча Мостай Кәрим исеме Уфаның халыкара аэропортына бирү өчен сайланган иде.
Читайте нас: